news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алла ГОЛОВЕНЬКИНА:

“БДИны уздыру барышында укучы шәхесен кимсетү һәм укытучы намусына кагылу күренешләре булмасын иде – минем өчен шунысы мөһим”

Ил күләмендә Россиянең иң яхшы укытучысын ачыклауга йөз тоткан конкурс үткәрелә башлаганнан бирле, 25 ел эчендә тәүге тапкыр Татарстан педагогына тиңнәр табылмады. 2014 нче елда Россиянең иң яхшы укытучысы дип табылган Татарстанның Нурлат районы 1 нче санлы урта мәктәбендә биология укытучысы булып эшләүче, ТР атказанган укытучысы мактаулы исеме бирелгән Алла Головенькина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында кунакта булды.

Алла Николаевна, сезнең укытучылык һөнәренә мәхәббәтегез кайчан барлыкка килде?

А. Г.: Кечкенәдән вак корт-бөҗәкләргә, үсемлекләр дөньясына мөкиббән идем. Бала чакта паркларга таганнарда атынырга баргач та, иң элек, күзем үсемлек, куакларга утырган, чәчәкләргә кунган бөҗәккә төшә иде, аларны күзли, күзәтә идем. Йорттагы балкон астындагы үсемлекләр турында сораштырып та әнине гел йөдәткәнмен: декоративмы ул, кыргыймы әллә дару үсемлегеме дип... Бертуган апам Пермь дәүләт университетында биология һәм химия факультетында белем алды, анда дәресләрдә ишеткән кызыклы мәгълүматларны безгә кайтып сөйли иде, мин йотлыгып тыңлый идем. Җәйге практикадан ул кызыклы лишайник, мүкләр алып кайта торган иде, шул вакытта биология белгечлеге буенча укырга тиешлегемә инандым һәм шул факультетка укырга кердем.

Узган елгы конкурс җиңүчесе РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливановның киңәшчесе булган иде. Сезгә мондый тәкъдим килеп ирештеме әле?

А. Г.: Чыннан да, ил күләмендә бәйгедә җиңү яулаган укытучыга РФ мәгариф һәм фән министры киңәшчесе статусы бирелү традициягә әйләнде, тик әлегә үземнең бу статуста ничек эшләячәгемне күз алдына китермим.

Шулай да, министр киңәшчесе була калсагыз, нәрсә киңәш итәр идегез? Сезнең фикерегезчә, мәгариф системасында нәрсәне үзгәртергә кирәк?

А. Г.: Күп кенә укытучылар миңа аларның БДИга кагылышлы карашларын җиткерү үтенече белән мөрәҗәгать итә. Быел Бердәм дәүләт имтиханының катгый режимда үткәрелгәнен хуплыйм, минемчә, мондый кырыслык булырга тиеш. Укучы күчерергә омтылмыйча, бары тик үз белеменә генә таянса – бик яхшы. Әмма БДИны уздыру барышында укучы шәхесен кимсетү һәм укытучыга ышанмау белән бәйле рәвештә, аның намусына тию күренешләре булмасын иде – минем өчен шунысы мөһим. Мин министрга имтиханнарны үткәрүдә катгый тәртип, таләпчәнлекне саклап калуны киңәш итәр идем. Дмитрий Викторовичның БДИ нәтиҗәләренең мөгаллимнең белем бирү эшчәнлеге сыйфатына йогынты ясамаячагы турындагы хәбәре, шәхсән, үземә бик ошады. Хәзер педагогик хезмәткәрләрнең аттестациясе алдыннан, әгәр дә укытучының ел азагында БДИ нәтиҗәләре буенча укучылары арасында “канәгатьләндерерлек түгел” билгесе була икән, ул вакытта укытучыга биш ел дәвамында квалификациясен күтәрү тыелачак, дигән имеш-мимешләр йөри. БДИны укытучының белем бирү эшчәнлеге сыйфатына бәяләмә буларак кабул итү һәм аттестация белән бәйле рәвештә, укытучыны “сум” белән җәзалау, минемчә, дөрес түгел.

Күп кенә ата-аналар БДИга әзерләгәндә репетиторлар ялларга мәҗбүр бит. Бәлки, бу укытучыларны белем бирүгә җитдирәк карарга стимуллаштыру чарасыдыр?

А. Г.: Шәхсән үз фәнемә килгәндә, укучыларны дәрес кысаларында гына Бердәм дәүләт имтиханына әзерли алмыйм. Ни өчен дигәндә, 10-11 сыйныфта без гомуми биология буенча фәннәрне ныгытабыз. Анатомия, кеше физиологиясе, ботаника, зоологияне без инде 8-9 нчы сыйныфта ук узган булабыз. Билгеле, 11 нче сыйныфны тәмамлаганда, БДИ бирер алдыннан өстәмә консультацияләрдә ул белемнәрне кабаттан искә төшерергә мәҗбүр булабыз, чөнки бу – БДИ га керүче бик зур блок. Мондый консультацияләрне без, укытучылар, әлбәттә, бушлай уздырабыз.

Сезгә бүләкләрнең берсе сыйфатында чит илдә иң яхшы мәгариф учакларының берсендә гыйлем эстәү мөмкинлеге бирелде. Сезнең кая барачагыгыз билгелеме әле?

А. Г.: Мин менә шул сәфәремне уңышлы гына гамәлгә ашырырга хыялланам. Сәяхәт кылырга бик яратсам да, әлегә чит илгә чыкканым юк. Кая сәфәр кылачагым әлегә билгеле түгел. Бөекбритания булырмы ул, Сингапурмы – әлегә сер булып кала. Кая гына барсам да, ул нәтиҗәле, кызыклы, файдалы сәяхәт булыр дип ышанам.

Мәскәүдә күрсәтмә дәресләр барышында сез жюри күңелен белем бирүдә Сингапур алымын куллана белүегез белән яулагансыз... Ул нидән гыйбарәт?

А. Г.: Татарстанда белем бирү процессында инновацон алымнарны гамәлгә керткән өчен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка рәхмәтемне җиткерәсем килә. Хәзер Татарстан укытучыларының белем бирү эшчәнлеген камилләштерү проектына керүче үсешкә илтүче технологияләр, методикалар балаларда шәхеснең төп сыйфатларын – коммуникация һәм хезмәттәшлек итүгә сәләтен формалаштыра. Бу – төрле методикаларны үз эченә алган комплекслы эшләнмә. Балалар тыңлап кына калмыйча, бер-берсен ишетергә өйрәнеп, диалогка кереп, үз фикерләренең дөреслеген исбатларга тырышып, ахыр чиктә ниндидер уртак бер фикергә килә. Бу – көндәшлеккә сәләтле шәхесне формалаштыруда бик әһәмиятле сыйфатлар. Укучы пассив тыңлаучы гына түгел, белем бирү процессында актив катнашучы. Сингапур алымы укытучы билгеләгән теге яки бу проблема, мәсьәләне индивидуаль рәвештә түгел, ә күмәкләшеп хәл итүдән гыйбарәт.

Үз мәктәбегездә эшчәнлек өчен берәр заманча җиһазга яисә җайланмага ихтыяҗ бармы?

А. Г.: Татарстан Хөкүмәтенә республика мәктәпләренең техник яктан җиһазлануы өчен бик рәхмәтлемен. Мин Мәскәүдә ачык дәрес уздыру өчен цифрлы миркоскоп кирәклеген аңлый идем. Мин аны үзем белән алып бардым. Мәскәүдә, чыннан да, андый җиһаз булмады, шуңа күрә мин үзебезнең кечкенә генә Нурлат мәктәбе өчен горурлык хисе кичердем. Татарстанның “Ел укытучысы-2014” бәйгесендә җиңү яулаган 15 лауреатның һәммәсенә бүләк сыйфатында смарт тактаның ярты бәясе күләмендә сертификат тапшырылган иде. Минем максат – менә шул тактаны алу өчен җитмәгән ярты сумманы табып, шул тактага ия булып, аны үз классымда урнаштыру.

 

Әңгәмәне Гөлнар Гарифуллина әзерләде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100