news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алла Абросимова: Яшьләр сәясәтенең югары юридик документта беркетелүе бик шәп булачак

Татарстан яшьләренең үз ихтяыҗларын белдерү мөмкинлеге булу бик әйбәт, ди ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). ТР Яшьләр хөкүмәте агымдагы ел башында Конституциягә төзәтмәләр проектын әзерләү процессында катнашты һәм яшьләр сәясәте турындагы нигезләмәне РФ Конституциясендә беркетү идеясен хуплый. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова сөйләде.

«Яшьләр сәясәтнә кагылышлы закон кирәк дигән фикер ничә ел инде һавада очып йөри. Яшьләр сәясәтенең югары юридик документта беркетелүе бик шәп булачак. Татарстан яшьләренең үз ихтяыҗларын белдерү мөмкинлеге булу бик әйбәт», — дип билгеләп үтте Абросимова.

Яшьләр хөкүмәте рәисе бүген, тавыш бирүнең төп көнендә, үз гражданлык позициясен белдерәчәк.

«Татар-информда» Татарстан яшьләренең 60 проценттан күбрәге тавыш бирүгә әзер булуы турында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot