news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алкогольсез сырага акцизлар кертелмәячәк - Россия Финанс министрлыгы

Бу карар алма шәрабына һәм ачы балга кагылмый, аларның литрына ставка 9-21 сумга кадәр күтәреләчәк.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Россия Финанслар министрлыгы якындагы өч елда 0,5 процентлы сырага акциз кертмәскә риза булган. Бу хакта «Коммерсантъ» хәбәр итә. Бу карар алма шәрабына һәм ачы балга кагылмый, аларның литрына ставка 9-21 сумга кадәр күтәреләчәк.

Искәртеп үтик: элегрәк министрлык алкогольсез сырага яшәү дәрәҗәсе урта һәм югары булган кешеләр куллана торган товар буларак акциз кертергә тәкъдим иткән иде. Россия сыра кайнатучылар берлегендә бу идеяне тормышка ашыру эчемлекнең 20 процентка кыйммәтләнүенә китерәчәк дип белдерделәр.

Башкаручы директор Вячеслав Мамонтов финанс министры урынбасары Илья Трунинга алкогольсез сыраны акциз түләтелә торган товарлар исемлегеннән алу тәкъдиме белән хат язган. "Бу продукция алкогольле эчемлекләр категориясенә керми, беркем дә сәламәтлек өчен зарарлы дип белдермәгән, бер генә илдә дә алкогольсез сыра акциз түләтелә торган товар дип саналмый", - диелгән хатта.

«ОПОРЫ России» президиумы әгъзасы Алексей Небольсин алма шәрабы һәм ачы бал җитештерүчеләр өчен акциз кертү икенче тапкыр басым булачак - базар әле Бердәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасы кертүне дә кабул итеп өлгермәде, дип белдергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot