news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алкоголь продукциясен законсыз җитештергән өчен җинаять җаваплылыгы кертелә

Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, төбәкләрдән алкоголь базары белән бәйле тәкъдимнәр күп килгән.

Алкоголь продукциясен законсыз җитештергән өчен җинаять җаваплылыгы кертелә
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Алкоголь продукциясен законсыз җитештергән өчен җинаять җаваплылыгы кертелә. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында көзге сессиядә Россия Дәүләт Думасының закон чыгару эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, төбәкләрдән алкоголь базары белән бәйле тәкъдимнәр күп килгән. “Бу өлкәдә хокук бозуларга карата шикаятьләр һаман күп. Әлегә кадәр алкоголь продукциясен легаль булмаган рәвештә җитештерү бар. Без аны тәртипкә китерергә телибез. Шуңа күрә безнең тарафтан закон проекты әзерләнде. Алкоголь продукциясен законсыз җитештерү өчен административ кына түгел, җинаять җаваплылыгын да кертергә булдык. Җинаять кодексына шундый төзәтмәләр кертелә. Административ кодекста да штрафлар күпкә арттырылган. Физик затларга да, юридик затларга карата да. Безнең бу тәртипсезлек белән көрәшер чарабыз башка калмады”, - дип белдерде Илдар Гыйльметдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100