news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алкоголь базарында иң күп хокук бозу очрагы Казанда һәм Чаллыда ачыкланган

Совет утырышы 2019 елның беренче кварталы йомгаклары буенча узды.

Алкоголь базарында иң күп хокук бозу очрагы Казанда һәм Чаллыда ачыкланган
tatarstan.ru

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2019 елның беренче кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасында Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге вазгыятьне тикшереп тору советының чираттагы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов үз докладында ведомство хезмәткәрләренең беренче кварталда алкоголь базарының өч мең объекты: кибетләр, җәмәгать туклануы нокталары һәм башка сәүдә мәйданчыклары тикшерелүен хәбәр итте.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча 597 хуҗалык итүче субъектта алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуның 771 очрагы ачыкланды. Иң күбе - Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада.

Хисап чорында 9,9 мең литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды. Административ материаллар буенча салынган штрафларның гомуми суммасы 12 млн 417 мең сум тәшкил иткән. Штрафларның иң күп суммасы Казанга карый. Анда 5 млн сумнан артык штраф салынган.

Җәүдәт Әхмәтханов беренче тапкыр булган һәм авыр нәтиҗәләргә китермәгән кагыйдә бозулар буенча штрафларга мораторий барлыгын искә төшерде. Бу очракта кисәтү кебек санкция кулланыла. Гыйнвар-март айларында 299 кисәтү ясалган.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы контроль-инспекция эшчәнлеген оештыруда «Халык контроле» мәгълүмат системасы мөһим урын алып тора, дип өстәде. Хисап чорында 40 муниципаль берәмлектән 1019 мөрәҗәгать теркәлгән һәм басылып чыккан. 177 мөрәҗәгатьтә закон бозу турындагы дәлил табылган. Расланган мөрәҗәгатьләр өчен республика халкына 198 мең сум акча түләнгән.
  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100