news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкинең Яңа Чаллы авылы мәчете 300 мең сумнан артык грант откан

Әлки районының Яңа Чаллы имам хатыйбы Габделхак Бәдретдинов, балалар иҗат йорты бүлеге мөдире Резидә Җиһаншина һәм бу эштә үз ихтыярлары белән катнашучы берничә кеше «55+ яшьтәгеләр кулында цифрлы технологияләр» проекты өстендә эшләп, 328 536 сум күләмендә грант отуга иреште.

Әлеге акча Татарстан Республикасының гражданлык җәмгыятен үстерү грантлары кысасында бүленә. Аңа мөселман киемнәре, 3 компьютер, видеолар карау өчен цифрлы җайланма, җиһазлар сатып алынган. Шулай ук планшетлар да кайтартылган. Аларны кулланып, өлкәннәрне өйдә укыту мөмкин булачак. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

«Бу җайланмаларны без авыл кешеләрен компьютерны кулланырга өйрәтү өчен сатып алдык. Чөнки бүгенге көнда барысы да интернет челтәре аша, гаджетлар кулланып башкарыла. Ә авылларда, нигездә, пенсионерлар, өлкәннәр яши. Без проектны әлеге эшкә башкаларны да өйрәтү максатыннан әзерләдек. Бераз борчылабыз да, барысы да беренче тапкыр бит. Әмма без алга таба барырга әзер», – дип, фикерләре белән уртаклашты проект җитәкчесе Резидә Җиһаншина.

«Шундый кирәкле грант отуыбызга бик тә шатланабыз. Җайланмаларны мәчеттә урнаштырганнан соң, бар теләк белдерүчеләр дә килеп, санак серләренә өйрәнә ала», – диде Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Муса Исхаков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100