news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкинең Яңа Әнҗерә бистәсендә мәчет ачылды

Әлкинең Яңа Әнҗерә бистәсендә мәчет ачылды
"Әлки хәбәрләре"

Әлки районының Яңа Әнҗерә бистәсе районның кечкенә авыллары исемлегендә йөри. Анда 20 йортта 46 кеше яши. Яңа Әнҗерәгә кадәр асфальт юл салынган, анда яңа клуб әйбәт кенә эшләп килә. Авыл уртасында матур итеп төзелгән мәчет тә ачылды. Мәчет ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, мөхтәсиб Ирек хәзрәт Сәлахиев барлык мәчетләрнең имамнары катнашты.

Әлеге чарага шунда туып үскән, бүгенге көннәрдә чит төбәкләрдә гомер итүче якташлары да шактый җыелганнар иде. Имам-хатыйп Ирек хәзрәт Сәлахиев Коръән сүрәсе укып, әлеге тантананы ачып җибәрде. Яңа әнҗерәлеләрне Аллаһыбыз йорты ачылу шатлыгы белән Рәшит Билалов кайнар котлады. Бу турыда «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

«Районыбызда 31 мәчет эшләп килә иде. Менә бүген аның утыз икенчесе дин кардәшләребез өчен ишекләрен ача. Хәзер инде безнең районда мөселманнар яшәгән кечкенә авыллар – Түбән Салман, Мулланур Вахитов, Иске һәм Яңа Баллыкүл авыллары гына мәчетсез. Аларда дини йолалар аерым өйләрдә башкарыла. Мин әлеге яңа мәчетне төзүдә катнашкан һәр кешегә ихлас рәхмәтләремне ирештерәм», – диде Рәшит Билалов.

Яңа мәчеттә имам вазифаларын Илгиз Гобәйдуллин башкара. «Әлеге Аллаһы йорты күмәк көч һәм теләк белән җиткерелде. Бигрәк тә уртак эшкә зур ярдәмнәрен кертүче якташыбыз Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевка, аның улы «Мостовик» җәмгыяте директоры Рөстәм Вәлиевка, авылдашларыбыз бертуганнар Риназ һәм Рөстәм Шәфигуллиннарга, Марат Сафинга олы рәхмәтләр яусын», – диде ул.

«Авылыбызда мәчеттән азан яңгыраганны ишетер көнем дә булган икән»,–дип сөенечен белдерде туксан яшьлек Әнвәр Рәхмәтуллин.

Әйе, мәчетне ачкач, тәүге тапкыр авыл өстенә азан яңгырады. Аннан күмәк намаз укылды. Мәчет тышыннан зур булмаган кебек күренсә дә, эче шактый иркен икән, бик затлы итеп эшләнгән дә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100