news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкинең Түбән Колчурино авылында яңа мәктәп һәм балалар бакчасы ачылды

Әлкинең Түбән Колчурино авылында яңа мәктәп һәм балалар бакчасы ачылды
"Әлки хәбәрләре"

Әлки районының Түбән Колчуринода берләштереп төзелгән яңа мәктәп һәм балалар бакчасы бинасы ачылды. Аларны халык 2000 нче еллардан бирле сорап килгән иде. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» газетасы яза.

31 августта әлеге уку йортының файдаланырга тапшырылырга тулысынча әзер булуы хакында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка район башлыгы Александр Никошин видеоконференция режимында хәбәр бирде.

Александр Никошин турыдан-туры элемтә барышында: «СМ- Строй Инвест» җәмгыяте 25 балага һәм 25 укучыга исәпләнгән мәгариф бинасы төзелешен башкарды. Уку йорты файдалануга тапшыру өчен тулысынча әзер. Мәктәп, балалар бакчасы укучылар, сабыйлар, укытучылар, хезмәт коллективы белән тулысынча комплектланды. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, барлык Түбән Колчурино халкы исеменнән яңа балалар бакчасы һәм мәктәп төзетүдә ярдәм иткәнегез өчен рәхмәтләр җиткерәм», – диде.

«Әлеге авылда халык җыелышында һәр елны яңа мәктәп, балалар бакчасы сорап мөрәҗәгать итә идегез. Бу аңлашыла да: агач мәктәп утын белән ягып җылытылды, белем бирү шартлары чикле иде. Балалар бакчасында да мәктәпкәчә белем, тәрбия бирү авырлык белән алып барылды. Сезнең каршыдагы әлеге яңа бина бөтенләй башка дәрәҗәдә балаларга хезмәт итәр. Монда иң заманча җиһазлар, иң яңа техника кулланышка куелган», – диде район башлыгы Белем көненә багышлапнган линейкада.

Чарада беренче сыйныфка баручы укучыларга бүләк итеп мәктәп сумкалары тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100