news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкинең Сихтермә-Хузангай авылында беренче тапкыр Бал бәйрәме үткәргәннәр

Әлкинең Сихтермә-Хузангай авылында беренче тапкыр Бал бәйрәме үткәргәннәр
"Әлки хәбәрләре"

Сихтермә-Хузангай авылында православие динендәге әлкилеләр күптәнге гадәт буенча Бал спасын билгеләп үтте.

Элек заманнардан бирле нәкъ менә 14 августтан бал сата башлаганнар, әлеге кыйммәтле татлы ризык Базарлы Матак, Юхмачы, Чуаш Кичүе ярминкәләренә куелган. Әлеге гореф-гадәт бүгенге көнгә кадәр сакланган. Сәбәп бер генә – борынгы ышануларга караганда, балны беренче тапкыр шул көннән татып карарга ярый. Нәкъ менә 14 августтан кортлар балны җыюдан туктый һәм аны кышлыкка дип томалый башлый.

Моңарчы районда әлеге татлы көн болай күңелле итеп бәйрәм ителмәгән. Бал сатучылар үзләренең бәһасез ризыкларын, сатучыларны ерактан ук үзләренә чакырып торган бизәкле өстәлләренә тезеп, ярминкә мәйданына урнаштырган.  Сәүдә урыннары зур көнбагыш чәчәкләре белән бизәлгән, агач коелар, җил тегермәннәре, әкиятләрдә бал яратучы дип сурәтләнгән аю сыннары куелган.

Базарлы Матактан Лениза һәм Илнар Гариповлар бар кунакларны да майлы-баллы ипи белән сыйлады. Бәйрәм районның мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән музыкаль чара белән башланып китте. Мәйдандагы умартачылыкка бәйле халык иҗаты күргәзмәсен дә алар урнаштырган. Бу эштә аларга авыл җирлеге башлыклары, шулай ук район китапханәчеләре ярдәм иткән.

Китап йорты хезмәткәрләре Ирина Сабирова һәм Ленара Хәмитова бәйрәмгә умартачылык һәм бал турында күп кенә әдәбият алып килгән. Килгән кешеләр ул китапларны кулларына тотып карау өчен, әлеге өстәлләр янында да озаклап тукталды. Карга мәдәният йорты хезмәткәрләре Фирдәүс Шаһитова һәм Чәчкә Зиннәтуллина мунча себеркеләрен алып килергә дә онытмаган. Баллы чәйне без гадәттә кызу мунча кереп чыкканнан соң эчәргә гадәтләнгән бит.

Бал Спасы кунаклары район башлыгы Александр Никошин, «Звениговский» предприятиесе җитәкчесе, иганәче Иван Казанков, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Алмаз Гамиров, «Хузангай» җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугунов сәхнәгә менде.

Район башлыгы бәйрәмнең югары дәрәҗәдә үтүе, бирегә башка шәһәрләрдән дә кунаклар килүен әйтте. Ул әлеге бәйрәмне үткәрергә тәкъдим иткән һәм ярдәм күрсәткән Иван Казанковка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100