news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлкинең Иске Алпар авылына 375 ел, мәктәпкә 100 ел тулуны бәйрәм итәргә җыеналар

Әлкинең Иске Алпар авылына нигез салынуга 375 ел, урта гомумбелем бирү мәктәбенә 100 ел тулуны билгеләп үтәргә җыеналар. Бәйрәм июль аена планлаштырылган. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Алсу Закирова яза.

Укучылар белем алган бүлмәләр дә матур төсләр белән заманча рәсемнәр төшерелеп буялган. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә мәктәп директоры Раил Гатауллин башкарылган эшләр турында да әйтеп китте.

«Мәктәптә бер ай элек ремонт эшләре башланды. Бар бүлмәләр, актлар залы, спорт залы, китапханә төзекләндерелде. 11 бүлмәдә эш төгәлләнде, 12нчесендә бүгенге көндә эш бара. Коридорлар матур, яңа стендлар кайтачак», – диде ул.

Бу ремонт эшләре район администрациясе, мәгариф бүлеге ярдәме белән эшләнә икән. Шулай ук юбилей уңаеннан авылдан чыккан, бу мәктәптә белем алган элеккеге укучылар иганәчелек ярдәме күрсәткән. Алпар мәктәбен өч меңгә якын укучы тәмамлаган бит. Бик күпләр – абруйлы, дәрәҗәле кешеләр. Андыйлар арасыннан үзләреннән саллы өлеш кертүчеләр күп икән.

news_right_1
news_right_2
news_bot