Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлкинең Демидовка авылы кешеләре хәрбиләргә маскировкалау челтәрләре үрә башлаган
Демидовка авылы кешеләре Әлкидән мобилизацияләнгән ир-атларга ярдәм итәләр. Алар маскировкалау челтәрләре үрергә тотынган. Бер челтәр әзерләү өчен, бик күп тукыма кирәк. «Чимал» буларак,кулланылган урын-җир япмалары, яулык, хәтта чалбар һәм җәйге курткалар (ала яисә хаки төсендәге) һәм хәтта капрон хатын-кыз оеклары да бара.
Лаеклы ялдагы Надежда Туровага танышы мөрәҗәгать итеп, улы хәзер хезмәт иткән бүлекчәгә, автомобильне дошман күзеннән саклау өчен, маскировкалау челтәрләре кирәк булуын әйтә. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
«Ул катлаулы эш түгел, тукымаларны тасмаларга тураклап, аларны бәйләргә генә кирәк. Беренче челтәрне без мобилизацияләнүчеләрнең әниләре һәм хатыннары белән районның мәдәният йортында үрдек. Монда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова да катнашты», – дип сөйләед бу эштә катнашучылар.
«Әмма беренче челтәрне дөрес үрмәвебез ачыкланды. Чөнки без ачык төстәге, ялтыравыклы тасмалар кулланган идек. Хәрбиләр безгә квадрокоптерның моны бик җиңел ачыклаячагын аңлатты. Әмма хезмәтебез бушка китмәс, чөнки беләбез. Авыр вакытта аның да нәрсәгә дә булса кирәге чыгар. Ә икенче челтәрне яшькелт, көрән, соры төсләрдән әзерләдек», – диләр хатын-кызлар.
Ә балык челтәре капроннан әзерләнгән булырга тиеш икән, ул нык, өзелми. Аны демидовчыларның танышлары биргән. Челтәрнең озынлыгы – 7, киңлеге – 2,5 метр.
Надежда Турова сүзләренчә, авылдашлар бик ярдәмчел, алар тасмалар өчен иске кием, гуманитар ярдәм китерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз