news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлкинең Чуваш Кичүе укучысына билгесез солдаттан хат килгән

Әлкинең Чуваш Кичүе укучысына билгесез солдаттан хат килгән
"Әлки хәбәрләре"

Әлки районы Чуваш Кичүенең 4нче сыйныф укучысы Дилә Хәмәтҗанова билгесез солдаттан хат алган. Украинадагы махсус операциядә катнашучы хәрби егет Диләнең хатына җавап язарга вакыт тапкан.

Хәрби матур сүзләр табып, хат юллаганы өчен, кызга рәхмәт сүзләрен әйткән. Мондый хатларның хәрбиләрнең күңелен күтәрергә ярдәм итүен, аларга көч бирүен язган. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайты хәбәр итә.

«Махсус операция урыныннан кайтканнан соң, шәхсән күрешеп, рәхмәт сүзләрен белдерәчәкмен», – дип тә өстәгән ул. Егет кызга сәламәтлек, бар башлангычларында да уңышлар теләгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot