news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлкидә яшәүче ханымга «Махсус хәрби операциядә катнашучының әнисенә» медале тапшырылды

Әлкидә яшәүче ханымга «Махсус хәрби операциядә катнашучының әнисенә» медале тапшырылды
Фото: http://alki-rt.ru

Әлки районы Сиктермә авылында улы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан анага – Светлана Гордеевага «Махсус хәрби операциядә катнашучының әнисенә» медале тапшырылды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Алсу Закирова яза.

Бу медаль ананың улы хезмәт иткән хәрби бүлектән кайткан. Әлеге дәүләт бүләге хәрбинең батырлык, кыюлык күрсәткәне өчен, анага рәхмәт йөзеннән тапшырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot