news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкидә Нәби Дәүли исемендәге гимназия тулысынча татар телендә белем бирүгә күчәргә мөмкин

Әлкидә Нәби Дәүли исемендәге гимназия тулысынча татар телендә белем бирүгә күчәргә мөмкин
Фото: http://alki-rt.ru/

Әлки районында Туган телләрне саклау комитеты чираттагы утырышында мәктәпләрдә ана телен үзләштерү, ана телендә тәрбия бирү мәсьәләсен тикшерде. Комитет утырышын район башлыгы Александр Никошин алып барды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.

Район җитәкчесе киләчәктә Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә бары тик татар телендә генә белем бирелсә, дөрес булыр иде, дигән теләген белдерде.

«Без бит гимназияне ачканда, аңа фронтовик якташыбыз Нәби Дәүли исемен бирүне сорап, республика җитәкчелегенә, Мәгариф министрлыгына «анда белем бирү татар телендә булыр» дип ышандырдык. Шуңа да гимназиядә киләчәктә балаларга белем бирүне туган телләрендә – татар телендә бирүне бурыч итеп куярга кирәк», – диде.

«Районның иң зур уку йортында татар милләтеннән булган укучыларның кимендә яртысы туган телләрендә белем алырга тиеш», – дип җитәкче Базарлы Матак мәктәбе буенча да үз фикерен җиткерде.

Базарлы Матак мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова татар балаларына туган телләрендә белем, тәрбия бирү юнәлешендә соңгы елларда күзәтелгән уңай үзгәрешләр белән таныштырды. Ата-аналар балаларын беренче сыйныфка биргәндә, Бердәм дәүләт имтиханы тапшырганда кыен булыр дип, рус телендә укыту яклы икән. Луиза Заһидулловна укытучылар белән татар телендә дә белем алып, имтиханнарны уңышлы тапшырырга мөмкин булуы хакында әти-әниләргә кат-кат аңлату эшләре алып барулары турында әйтте.

Гимназия җитәкчесе Фәридә Яруллина да үзләренең уку йортында туган татар телләрендә белем алучы укучыларның елдан-ел артуы хакында сөйләде. Аның чыгышыннан шунысы аңлашылды: гимназия берничә елдан соң гына тулысы белән татар телендә генә белем бирүгә күчә ала.

Чуваш авылларында балаларга туган телләрендә белем, тәрбия бирү торышы белән район башкарма комитетының социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Мария Платонова таныштырды. Чуаш авыллары мәктәпләренә бу эшне активлаштыру ниятләнгән. Соңгы вакытта уку әсбаплары, җиһазлар да кайтарылган икән. Кайбер мәктәпләрдә чуваш телен үзләштерү торышы күпкә әйбәтләнгән.

Безнең мәктәпләрдә балаларга туган телләрендә белем, тәрбия бирү буенча нәтиҗәләр республикада яхшылар исемлегендә, диде Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сүрия Вәлиева.

Александр Никошин мәктәпкә беренче сыйныфка килүче балаларны кабул иткәндә, аларга мөмкин кадәр күбрәк туган телләрендә белем алырга мөмкинлек тудырылырга тиешлегенә басым ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100