news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкидә билбаулы көрәш республика турниры депутат Айрат Хәйруллин истәлегенә багышланды

Әлкидә билбаулы көрәш республика турниры депутат Айрат Хәйруллин истәлегенә багышланды
Фото: https://alki-rt.ru/

Әлки районында «Алинә» универсаль спорт залында билбаулы көрәш буенча республика турниры узды. Ул Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин истәлегенә багышланган иде. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Алсу Закирова яза.

Спорт бәйгесе сәясәтче, эшмәкәр, меценат буларак уңышлы эш алып барган Айрат Хәйруллинның хезмәтен искә алудан башланды. Әлкилеләр яхшы белә: ул районның социаль-икътисади үсешенә дә үзеннән зур өлеш кертүче кеше бит. Тантаналы ачылышта сүз алган район башлыгы Александр Никошин да шулар турында искә алды.

«Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы, терлекчелек тармагында уңышларыбыз бар. Яхшы беләбез: ул Айрат Хәйруллин исеме белән дә бәйле. Мондый зур бәйгенең районда үткәрелүе зур дәрәҗә», – диде ул.

Нәсел җепләре районыбыз белән дә тоташкан депутатның максатына ирешергә теләүчеләр өчен үрнәк булуын Татарстанның билбаулы көрәш федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин да әйтте.

Аннары түргә бүләкләнүчеләр чакырылды. Алар – Аделина Храмцова, Виктория Журавлева, Зилә Сәлахова иде. Җиңүләр казанган бу спортчыларга Россия спорт мастерына кандидат билгесе һәм Әлки башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Әлеге республика турниры исә 2008-2010 елгы балалар һәм 2005-2007 елгы егет-кызлар арасында оештырылган иде.

Район «Спорт мәктәбе» директоры Алмаз Абдуллин сүзләренчә, бәйгегә республиканың 12 шәһәр-районнарыннан барлыгы 111 спортчы килгән. Билбаулы көрәш буенча бу ярыш 15 үлчәү авырлыгына бүлеп алып барылды. Бу турнирда 1 нче урыннарны яулаган район батырлары - Әбүбәкер Йосыпов, Зилә Сәлахова, Евгения Хәйруллина, Виктория Журавлева, Илсаф Хәйруллин, Илзат Әхмәров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100