Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районы Түбән Колчура авылында мәктәп һәм бакча берьюлы төзелә
Әлки районы Түбән Колчура авылы балалары быел Белем көнен яңа мәктәпләрендә каршы алачак. Бу көннәрдә 25 укучыга исәпләнгән мәктәптә һәм 25 урынлы балалар бакчасының берләштерелгән бинасында төзелеш эшләре ахырына якынлашып килә. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.
Түбән Колчура мәктәбе шушы көнгә кадәр районда иң иске биналарның берсендә балаларга белем бирде. Әлеге мәктәп 1910 елда нарат агачларыннан төзелгән. Аның түшәмнәре биек, бина да горур булып басып тора әле. Әмма хәзерге заман таләпләренә җавап бирә алмый. Әйтик, балаларны тукландыру җайлаштырылган бинада оештырылды.
Мәктәп өчен яңа бина урынын авыл кырыенда сайлаганнар. Монда уку йорты бакчасы, спорт, уен мәйданчыгы өчен дә мәйдан иркен. Бинаны инде июнь урталарына өлгертергә дә җыеналар.
Корылманың баш прорабы Евгений Марьин хәбәр иткәнчә, төзелеш эшләре иртәрәк төгәлләнә, мәктәп җиһазлары урнаштырырга да вакыт җитәрлек кала. Шул ук интерактив такталар, башка электрон җиһазларны, ашханәдәге пешерү, төрле цехлардагы җайланмаларны иркенләп урнаштырырга була.
Мәктәптә зур гына актлар залы бар. Тора-бара башлангыч сыйныфта укучылар белән бу залда физкультура дәресләре дә үткәрергә мөмкин булачак.
Ашханә өлеше дә биредә иң заманча җайланмалар белән соңгы таләпләргә җавап бирерлек итеп эшләнә. Балык, ит, яшелчә цехлары – һәркайсы аерым булачак.
Балаларның уен, йокы залларында идәннәре җылытылган. Бинаның эчке ягында бизәү эшләре башкарыла. Тирә-юнендә тротуарлар, асфальтлы мәйданчыклар ясау эшләре алып барыла. Бинага су, җылылык, канализация тоташкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз