news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районының Үргәгар авылы мәчетенә яңа манара куйдылар

Әлки районының Үргәгар авылы мәчетенә яңа манара куйдылар
"Әлки хәбәрләре"

Әлки районы Үргәгар мәчететендә ремонт эшләре төгәлләнде, яңа манара да куйдылар. Мәчеттә вәгазь сөйләделәр, күмәк намаз укыдылар.

Мәчет эченнән дә, тышыннан да бик матур, затлы итеп эшләнгән. Манара да, мәчет тә яшел утлар белән яктыртыла. Бөтен авылга нур чәчеп торган мәчеткә авыл кешеләре, тирә-күрше авыллардан да кунаклар байтак җыелган иде. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Намаздан соң мәктәп бинасында мул табыннар артында халык катнашында мәҗлес булды.

Үргәгар авыл җирлеге башлыгы Әнвәр Рәхимҗанов Буа районы төзүчеләренә, Базарлы Матак осталарына олы рәхмәтен җиткерде, истәлеккә бүләкләр тапшырды.

Корбан хәзрәт Фәхриев төзелеш материалларын сатып алуда, осталарны ашатуда ярдәм иткән авылдашларга изге теләкләр теләп, рәхмәтләрен белдерде.

Район мөхтәсибе Ирек Сәлахиев сүзләренчә, әлеге эштә, зурмы-кечкенәме өлешен керткән һәр кешегә Аллаһының рәхмәте булыр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100