news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районының йөзү буенча ачык беренчелеге эшмәкәр Айрат Хәйруллин истәлегенә багышланды

Әлки муниципаль районының «Ләйсән» йөзү бассейнында йөзү буенча ачык беренчелеге эшмәкәр, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Дәүләт Думасы депутат Айрат Хәйруллин истәлегенә багышланды. Ул  2020 елда 49 яшендә фаҗигале төстә вафат булды.

Ярышта Татарстан Республикасының 7 районыннан 135 бала катнашты. Ул – Әлки, Алексеевск, Нурлат, Спас, Аксубай, Югары Ослан, Балык Бистәсе районнары спортчылары. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайты яза.

«Бу ярыш якташыбыз, республиканың җәмәгатьчелек тормышында, иң беренче чиратта, авыл хуҗалыгы тармыгында уңышлы эшләгән Айрат Хәйруллинга багышлап үткәрелә. Бүген без аны искә алабыз. Турнир кызыклы үтсен, көчлеләр җиңсен», – диде районның башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов.

Шулай ук ярышны ачу тантанасында «Кызыл Шәрык-Агро» җәмгыяте хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы «Актай» командасының беренче капкачысы Айгөл Фәсахова (Бөтенроссия ярышларында «Иң яхшы капкачы» исемен алучы, бүгенге көндә ул Идел буе дәүләт университетының физкультура, спорт һәм туризм студенты) да теләкләрен ирештерде.

Балалар комплекслы һәм аркада йөзүдә, эстафета ярышында көч сынашты. Җиңүчеләр исемлеген монда карап була. Гомуми зачетта Әлки районы командасы 1нче урынга чыкты. Шулай ук районның йөзүче кызлары, егетләре эстафеталарда да җиңде.

Су полосы буенча призлы урыннарны да «Актай» командасы спортсменнары биләде. Ярышчыларның тренерлары – Александр Гиоргадзе, Ирина Евстигнеева, Эльвира Шәйхетдинова.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100