news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районының Борискино мәктәбе республика слетында беренче урын алды

Казанда «Яшь армия» Россия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик җәмгыяте хәрәкәтенең республика слеты узды. Анда Республика «Яшь армиячеләр»нең быел башкарган эшләренә нәтиҗә ясалды, киләсе елга планнар билгеләнде. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Слетта 2022 елда яшьармиячеләр хәрәкәтен үстерүдә зур өлеш керткән коллективлар бүләкләнде. Борискино мәктәбе музее – 1 урын, Югары Әлморза һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары төрле номинацияләрдә икенче һәм өченче урыннарны яулады.

Район мәктәпләре «Яшь армиячеләр»енең уңышлы эшләве нәтиҗәсендә Балалар иҗаты йортында урнашкан әлеге хәрәкәт бүлмәләренә 1 миллион сумлык төрле җиһазлар кайтарылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot