news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районының Әхмәт авылында «Ташу озату» бәйрәме үткәрделәр

Әлки районының Әхмәт авылында «Ташу озату» бәйрәме үткәрделәр
"Әлки хәбәрләре"

Әлки районының Әхмәт авылында элеккеге гореф-гадәтләрне онытмау максатыннан, «Ташу озату» бәйрәме үткәргәннәр.

Биредә «Парлашу», «Капка» уеннарын уйнаганнар, «Кара урман», «Шап-шап» биюләрен искә төшереп, кызык итеп күңел ачканнар. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайты яза.

«Без ел да Чирмешән елгасы ярларыннан чыга башлагач, ташу башлангач, шундый бәйрәм оештырабыз. Ул бит борынгы бәйрәм, бүгенге көндә бик искә алынмый гына. Без шуңа соңгы елларда күбрәк онытыла барган халык уеннарын уйныйбыз, биибез. Ташу белән бергә безнең авыруларыбыз, борчуларыбыз да агып китә кебек», – дип, фикерләре белән уртаклашты Әхмәт авылы клубы мөдире Резидә Гыйльфанова.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot