Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районының Алпар урта мәктәбе укытучысы республика бәйгесендә җиңүче булды
Әлки районының Алпар урта мәктәбенең математика укытучысы Наилә Гарипова «Авыл укытучысы» республика конкурсында «Ныклык һәм ихтыяр көче» номинациясендә җиңүче булды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» газетасы яза.
Тырыш хезмәт дәлилләре булган әлеге уңышлар – укытучының быел икенчесе. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына да лаек булды.
Икенче зур дәүләт бүләге район мәдәният йортында тапшырылса, беренчесе уңаеннан котлауларны ул Казанда әлеге бәйгенең йомгаклау тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның үзеннән кабул итте, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз