news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районыннан Курск өлкәсендә зыян күрүчеләргә гуманитар йөк озатылды

Базарлы Матактан Курск өлкәсе кешеләре өчен гуманитар йөк төягән беренче машина озатылды. Кеше бәласенә битараф булмаган Әлки халкы, районның учреждение һәм оешма коллективлары зыян күргән кешеләргә беренче чиратта кирәкле әйберләрне җыйды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Лилия Шафикова хәбәр итә.

Аларга су, шәхси гигиена кирәк-яраклары, татлы ризыклар, ит һәм балык консервалары, тиз әзерләнә торган ризыклар, киемнәр һәм аяк киемнәре, урын-җир әйберләрләре, сөлгеләр керә.

– Беренче чиратта мин безнең эшмәкәрләргә, учреждение-оешма коллективларына, район кешеләренә, Курск халкы кайгысын үзенекедәй кабул итеп ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәтемне әйтәм. Бәхеткә, бездә «бу – читләр кайгысы» дип, изге эштә катнашмый калучылар юк диярлек, - диде район башлыгы Александр Никошин.

– Районның барлык оешма-учреждение коллективлары, авыл җирлекләре, битараф булмаган кешеләр авыр хәлдә калган ватандашларыбызга ярдәм итте. Һәркемгә дә рәхмәт, – дип билгеләп үтте районның китапханәләр системасы һәм гуманитар ярдәм пункты җитәкчесе Татьяна Петухова.

Казаның җыю пунктына гуманитар йөкне йөртүче Гарифулла Хәйруллин илтте. Ул кирәк-яркларны махсус хәрби операциядә катнашучыларга да илтеп тапшырган.

– Кайчандыр мин дә Ватанны якларга ант иттем. Әмам бүген яшем буенча безнең Кораллы көчләр сафларында хезмәт итә алмыйм. Шулай да хәлемнән килгәнчә ярдәм итәргә мин әзер, – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100