news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында яшәүче бердәнбер сугыш ветеранына бүләкләр тапшырдылар

Әлки районында яшәүче бердәнбер сугыш ветеранына бүләкләр тапшырдылар
Фото: https://alki-rt.ru/

9 Май – Җиңү көнендә Түбән Әлки авылында яшәүче бүгенге көндә исән булган бердәнбер сугыш ветераны Хазим Мәрдегалләм улы Фәхретдиновны район башлыгы үзе һәм ТР республикасы Рәисе исеменнән Александр Никошин котлады. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Алсу Закирова яза.

Ветеранга котлау сүзләрен шулай ук Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев та җиткерде.

Ветеранга район администрациясе, «Бердәм Россия» партиясе, «Кызыл Шәрык» җәмгыяте, авыл җирлеге башкарма комитеты әзерләгән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Түбән Әлки мәктәбе укучылары һәм район мәдәнияте хезмәткәрләре исә ветеранга җыр-шигырьләрен бүләк итте.

Фото: © https://alki-rt.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot