news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында яшәүче бердәнбер сугыш ветераны 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Әлки районында яшәүче бердәнбер сугыш ветераны 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Фото: https://alki-rt.ru/

Әлки районында яшәүче бердәнбер сугыш ветераны Хазим абый Фәхретдинов 100 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.

Хазим Мәрдегалләм улы – легендага тиң кеше. Югары Әлки егете 1943 елда сугышка алына, пулеметчы булып хезмәт итә. Харьков янында барган сугышларда ике тапкыр каты яралана. Минага эләгеп чәрдәкләнгән сул аягын кискәндә аңа әле 19 яшь кенә була. Фронттан ул аяксыз, тәнендә ярчыклар белән кайта.

Хазим ага Фәхретдинов беркайчан «мин инвалид» дип яшәми. Гомер буе колхозда җир җимертеп эшли, ун бала үстерә. Ветеран әле дә көр күңелле, актив, ачык зиһенле. Бүген ул Түбән Әлкидә кызы Карибә тәрбиясендә яши.

«Аңа нык сәламәтлек телибез. Гел шундый ачык, шат күңелле булып калуын телибез!» - диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100