news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында үзбушаткыч катнашындагы авариядә җиңел машина пассажиры үлгән

Кичә көн уртасында Татарстанның Әлки районы Базарлы Матак – Нурлат автомобиль юлында җитди юл һәлакәте булган.

 

Фото: © шаһитлар

Шаһитлар сүзләреннән аңлашылганча, Toyota автомобиле Volvo үзбушаткычына юл бирмәгән. Авария булган урында төшерелгән фотодан күренгәнчә, алгы пассажир ишеге аеруча нык зыян күргән. Ике автомобиль дә юл читенә төшеп киткән.

«Юл һәлакәтендә алгы утыргычта барган пассажирның гомере өзелгән. Карап торышка аңа 50-60 яшьләр тирәсе. Машина йөртүчегә табиблар ярдәме кирәк булмаган», - дип белдерде авариянең шаһитлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot