news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында «Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр» китабы тәкъдим ителде

Әлки районында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, Халыкара гаилә көненә «Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр» китабының презентациясе узды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Кичәне «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыятенең район бүлеге җитәкчесе Әлфия Шагалиева һәм Үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Алсу Низамова оештырды.

Оештыручылар китапның татар, рус, инглиз телләрендә басылуы, 5 бүлектән торуы турында сөйләде. Анда гореф-гадәтләр һәм йолалар, алар белән бәйле тормыш кануннары, татар халкының нәселе һәм гаиләсе, кешенең якыннары һәм тирә-юньдәгеләр белән туган көннән алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр мөнәсәбәтләре күрсәтелә.

Чарада Нәби Дәүли исемендәге Базарлы-Матак гимназиясе укытучыларының гаиләләре актив катнашты. Кичә барышында алар үз гаилә традицияләре турында сөйләде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100