news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында суны максатчан файдалануны ачыклау өчен комиссия төзергә җыеналар

Әлки районында суны максатчан файдалануны ачыклау өчен комиссияләр төзергә җыеналар. Көннәр эссе торганда күп кеше үзәктән килә торган суны кирәгеннән артык та файдалана башлый. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» газетасының сайты хәбәр итә.

Яшелчә, җиләк-җимеш бакчасында кызу көннәрдә су күбрәк сибелергә мөмкин. Әмма һич кенә дә су шлангасын бәрәңге бакчасына, алмагачлар төбенә сәгатьләр буе агызып тормаска иде.

Бу көннәрдә авылларда су башнялары тулы куәткә эшли. Тик чамадан артык файдаланучылар булса, ул бөтенләй туктап калырга мөмкин. Һич югы су бит берәүләрнең йортына су яхшы килеп торса, икенчеләрдә, басым җитмәү сәбәпле, бөтенләй булмаска мөмкин.

Авыл җирлекләрендә эчә торган суны максатчан файдалануны ачыклау буенча комиссияләр төзү киңәш ителә. Депутатлар, авыл активчылары белән бергә урам буйлап халыкның ни дәрәҗәдә суны исраф итмичә куллануы ачыкланачак. Бу – озакка сузылган яңгырсыз көннәрдән соң туган критик хәлдән чыгуның бер юлы. Моны авыл кешеләре дөрес аңласын иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100