news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе төзелде

Әлки районында махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе төзелде
Фото: http://alki-rt.ru/

Әлки районында махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе төзелде. Һәр төбәктә үз сугыш ветераннарына борчуларын чишәргә ярдәм итүче вәкилләр эшләячәк. районында бу вазифаны Базарлы Матакта яшәүче әлеге оешманың әгъзасы Виталий Миронов алып барачак. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Алсу Закирова яза.

Ассоциациянең район вәкиле ветераннар ассоциациясенең бурычлары турында сөйләп узды.

«Махсус хәрби операциядән яраланып, сәламәтлеге борчу яисә башка сәбәпләр белән бүгенге көндә туган якларына әйләнеп кайтучылар бар. Тынычлык урнашкач, аларны без күпләп каршы алырбыз. Бу сугыш ветераннарында төрле сораулар туарга мөмкин. Аларга хезмәт юлына күчеп, яшәп китәргә, кабат үз урыннарын табарга кирәк булачак. Рухи ярдәм соралуы да бар. Шул ук вакытта аларга каралган ташламалар, акчалата ярдәмнәрне белешергә теләүчеләр булыр. Менә шундый вакытта алар районыбыз бүлегенә, безгә, бу оешма вәкиленә мөрәҗәгать итә алачак», – дип аңлатты ул.

Шуны әйтергә кирәк: Виталий Владимирович үзе дә – махсус хәрби операциядә катнашкан солдат. Хәрби хезмәткәрлек юлы аның Ватан алдында бурычын үтәүдән – чакырылыш буенча армия сафларында булудан башлана һәм моның белән генә тәмамланмый. 2019 елда ул хәрби комиссариат белән килешү төзи һәм илебез чикләрен саклар өчен еракка – Сахалин утравына юнәлә. Илдә махсус хәрби операция игълан ителгәч тә, ул килешүне озайта.

Шуны әйтергә кирәк: хәрби хезмәткәрнең бертуганы Сергей Миронов та бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. Илебезне якларга ул да үз теләге белән китә. Килешүне ул өлешчә мобилизация игълан ителүдән берничә көн алда – 2022 елның 20 сентябрендә үк төзи.

Виталий исә бүгенге көндә «Таттелеком» җәмгыятенең Әлки бүлегендә инженер вазифасын башкара һәм ул, укуын дәвам итеп, югары белем алуны үзенә максат итеп куйган. Иң мөһиме – яу кырында үзе булып, барысын да үз күзләре белән күргән, солдатларның кичерешләрен, ихтыяҗларын яхшы аңлаган ир-егет махсус хәрби операциядән туган якларына әйләнеп кайткан хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәм итә алачагына ышана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100