Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында малайларны авыл хуҗалыгы эшенә кызыктыру түгәрәге эшли
Әлки районында 2021 елда ук малайларны начар юлларда да йөри алган багги автомобильләрен идарә итәргә өйрәтеп, авыл хуҗалыгы эшенә кызыктыру түгәрәге эшли башлаган иде. Хәзер әлеге эш «Балалар өчен җиңел авыл хуҗалыгы техникасында механизаторлар түгәрәге» грант проектында дәвам ителә.
Әлеге эшчәнлекне оештыру 2022 елда Татарстан Республикасының гражданлык үсешенә грантлар тәкъдим итү проектында җиңү яулау нәтиҗәсендә ирешелде. Эш Спас районы Болгар шәһәренең Ибраһим гыйбадәтханәсе ярдәме белән алып барыла. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында язалар.
Ике төркем мәктәп яшендәге балалар Әлки һәм Спас районындагы түгәрәкләргә йөри. Дәресләрдә балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнә һәм аларны шундук практикада куллана: булган җайланмаларда йөреп карый.
Грант акчасына план буенча трицикл (самосвал төрендәге арбасы булган өч көпчәкле мотоцикл) да сатып алынды. Сатып алынган техника сүтелгән хәлдә кайтарылды һәм балалар аны эшләрлек хәлгә китергәнче җыярга булыша. Квадрацикллар җыелды инде, балалар махсус трассаларда йөрергә өйрәнәчәк.
Балаларга җагылма арба белән йөрү, техникага башлангыч хезмәт күрсәтү күнекмәләре дә бирелә. Иң мөһиме, алар авыл хуҗалыгы һәм өй эшләрен (хайван тотучы гаиләләргә һәм өлкән яшьтәгеләргә печән һәм утын ташу, җир сөрү һәм өю, үлән чабу, кар чистарту) башкарып карый алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз