news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында көнбагыш суктыру төгәлләнде

Әлки районында көнбагыш суктыру төгәлләнде
"Әлки хәбәрләре"

Әлки районында бу атнада комбайннар көнбагыш суктыруны төгәлләде. Әлеге май культурасы районда 7379 гектарда игелгән иде. Көнбагыштан уртача уңыш бер гектардан 11,8 центнер чыкты. Амбарларга 9 мең тоннага якын кыйммәтле культура керде. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.

Районда көнбагышны иң күп мәйданда «Көньяк-Көнчыгыш Әлки» территориаль идарәсе үстергән иде. Алар бу культураны 1465 гектарда чәчеп, һәр гектарыннан 26,4 әр центнер уңыш алуга иреште. Искәндәр Хәйруллин җитәкчелегендәге белгечләр, игенчеләр тырышлыгы бу. Бигрәк тә бу уңышта идарәнең баш агрономы Радик Бильдановның күпьеллык тәҗрибәсе нәтиҗәсен югары бәяләргә кирәк.

Игенчелек өчен быелгы авыр сынау елында да әлеге коллектив югары хезмәт уңышлары белән сөендерә алды. Шулай ук «Көнбатыш Әлки» идарәсе дә көнбагышны күп – 1438 гектарда үстергән иде. Алар да май культурасының һәр гектарыннан 23,3 әр центнер уңыш алуга иреште.

«Хузангай» җәмгыяте көнбагышны үзләре өчен май сыктыруга үстерәләр. Алар 688 гектарда игелгән кыйммәтле культурадан барысы 1104 тонна уңыш җыеп алган. Бу хузангайлыларга сыек май сыгу цехын ел дәвамында эшләтергә мөмкинлек бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100