news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында «Кемнең чыршысы матуррак бизәлгән» бәйгесе игълан ителә

Әлки районы башкарма комитеты иң матур бизәлгән чыршыга, парк-скверга, Яңа ел рухы тудырып ясалган кар сыннарына, төрле яктырткычларны оста кулланып бәйрәмгә хәзерләнгән оешма, предприятие һәм авыл өйләре арасында бәйге игълан итә.

Конкурска нәтиҗә ясаганда, чыршыларның, биналарның, өстәмә финанс чыгымнары тотмыйча, элеккеге запаслардан файдаланып, күбрәк кулдан эшләнгән уенчыклар белән баетылганына өстенлек биреләчәк. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Халыкта, бигрәк тә балаларда бәйрәм кәефе уяткан иң тырыш хезмәт коллективларына, өй хуҗаларына истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Ә «Әлки хәбәрләре» район газетасы ул җиңүчеләр турында язып чыгачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot