Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында җирлек картасын чиккәннәр
Татарстанда «Таткультресурцентр» дәүләт учреждениесенең «Татарстан Республикасының чигелгән картасы» проектын тормышка ашыру дәвам итә. Әлеге проект кысасында районнар мөһим объектлар һәм символларны кертеп, үз җирлеге картасын чигә.
Район мәдәният йортында костюмнар бүлеге мөдире Сәембикә Хәмитова катнашында республиканың бер өлеше күрсәтелгән картаны чигү тәмаланды.
Риваятьләр буенча, безнең җирлеккә болгар Алып батыры исеме бирелгән. Гербтагы җайдак сурәте дә шул турыда сөйли, ә андагы башаклар ул – уңыш билгесе. Шулай ук чигелгән картада районда яшәүче халыкларның – чуваш һәм татарларның милли бизәкләре һәм символлары да төшерелгән. Ә андагы лалә чәчәге ул – яңарыш һәм татарларның кунакчыллыгы билгесе. Кырлардан баручы дөяләр кайчандыр безнең төбәктән бөек сәүдә юлы узуын күрсәтә.
Шуны әйтергә кирәк: эшләнмә бик камил һәм мәгънәле күренә. Сабантуй өчен җыелган сөлгеләр янында сурәтләнгән кабер ташының да үз тарихы бар. Беренче тапкыр «Сабантуй» сүзе язылган кулъязма Иске Салман зиратында табыла. Анда «1292 елда Сабантуй көнендә бер хатын-кыз үлде, әлеге таш аның хөрмәтенә куелган», диелгән. Димәк, шул елларда да безнең төбәктә Сабантуйны үткәргәннәр.
Әлеге проектны уйлаучылар бар районнар да эшләрен төгәлләгәч, чигелгән җирлек өлешләрен Татарстан картасы итеп берләштерергә җыена.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз