news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында Йөкле хатын-кызлар көнен бәйрәм иттеләр

Әлки районында Йөкле хатын-кызлар көнен бәйрәм иттеләр
Фото: "Әлки хәбәрләре" газетасы

Әлки районында Йөкле хатын-кызлар көнен бәйрәм иттеләр. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» газетасы яза.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова әниләрне алда күрәчәк шатлыклы көннәре белән котлады. Ул бүгенге көндә дәүләт өчен гаилә, ана һәм бала мәсьәләләренең өстенлекле булуын ассызыклады.

«Йөкле хатын-кыз – гүзәл ул! Ул миллләтебез өмете, безнең киләчәк. Без һәр гаиләнең дәүләт һәм җәмгыять ярдәмен тоюын телибез. Әлеге бәйрәм – булачак әниләр өчен үз хокуклары турында күбрәк белү мөмкинлеге ул», – диде Мария Андреевна.

Район үзәк хастаханәсенең акушер-гинекологы Галина Шәрәфиева җыелучыларга, йөклелек яхшы узсын өчен, үз сәламәтлегеңне һәм сабый иминлеген ничек кайгыртырга кирәклеге турында киңәшләрен бирде.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина яңа туган сабыйны теркәү мөмкинлекләренә тукталды. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре – психолог Гөлнара Шаһивәлиева һәм гаилә белән эшләү белгече Наталья Бухарова ананың бала тудыруга рухи әзерлеге һәм бу шатлыклы вакыйгадан соңгы гаилә тормышы турында сөйләде.

Беренче чиратта, ата-аналарга бала тууын гражданлык хәле актларын язу хезмәтләрендә теркәргә, бар дәүләт түләүләрен рәсмиләштерергә һәм сабый өчен мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисын алырга кирәк. Медицина хезмәтләре һәм бала тапканнан соң, тикшеренүдән дә баш тартмау мөһим. Уңайлы булсын һәм вакытны сарыф итмәс өчен, ата-аналарга таләп ителгән хезмәтләрне алуга гаризаны Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша бирү мөмкинлеге дә бар.

Бәйрәмдә икенче һәм өченче баласы тууын көткән әниләр дә бар иде. Чарада Ани Мавсесян һәм Гөлфинә Шәвәлиева бала тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot