news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында иң күп савым сыеры асраучыларны бүләкләделәр

Әлки районында балалар иҗат йорты бинасында районда иң күп савым сыеры асраучы уңганнарны чакырып тантаналы бәйрәм үтте. Анда шулай ук алны-ялны белми эшләүче сөт җыючылар, тәҗрибәле ясалма орлыкландыручылар чакырылган иде. Бу хакта «Әлки хәбәрләре»ндә Азат Низамиев яза.

«Сезнең өчен бәйрәм дә, ял да юк. Маллар асрап сез үзегезне генә түгел күршеләрегезне, авылдашларыгызны сыйфатлы продукция белән тәэмин итәсез. Ә инде артып калган сөтне тапшырып гаиләгезне керемле итәсез», - диде район башлыгы Александр Никошин һәм иң күп сөт тапшырган гаиләләләргә саву аппаратлары тапшырды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсе җитәкчесе Роберт Гадиев сөт продукциясе җитештерүдә район күп еллар дәвамында алдынгы 10 район исемлегендә бара. Уртак уңышта бүгенге бәйрәмдә катнашучыларның да өлеше зур булуын билгеләп үтте. Җитәкче иң күп сөт җыючыларга һәм оста ясалма орлыкландыручыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Район мәдәният йорты хезмәтчәннәре алдынгылар өчен бик эчтәлекле концерт номерлары әзерләгәннәр иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot