news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында илкүләм проект кысаларында автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнде

Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районында Алексеевск – Югары Колок автомобиль юлының 1,3 километр озынлыктагы участогын ремонтлау төгәлләнгән. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башкарылган. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

55,7 километрдан 57,0 километрга кадәрге яңартылган участокта иске асфальт-бетон өслеген фрезерлау, 10 680 квадрат метр мәйданда А16НН асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам һәм ЩМА-11 вак таш-мастика асфальт-бетон материалдан өске катлам җәелгән. Шулай ук 4 квадрат метр мәйданда юл читләре асфальт-гранулятор белән ныгытылган һәм яңа юл билгеләре сызылган.

Юл җирле халык өчен мөһим транспорт артериясе булып тора: аннан Алексеевск, Базарлы Матак һәм Болгарны тоташтыручы автобус һәм мәктәп маршрутлары уза. Моннан тыш, ул «Алексеевск – Әлмәт» төбәк трассасына һәм «Казан – Оренбург – Акбулак – Казахстан белән чик» федераль магистраленә чыгуны тәэмин итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot