news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында беренче сыйныфка баручы балаларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды

Әлки районында беренче сыйныфка баручы балаларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды
Фото: https://alki-rt.ru/

Республика күләмендә ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе үткәрелә. Шул уңайдан Әлки районында да тантаналы төстә беренче сыйныф укучыларына букчалар тапшырылды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Алсу Закирова яза.

Бәйрәмчә чара район мәдәният йортынды оештырылды. Залга җыелган балаларны район башлыгы Александр Никошин котлады. Ул хәзер яхшы ял итәргә һәм 1 сентябрьгә көч туплап килеп, тырышып, бары «биш»ле билгеләренә генә укуны теләде.

Мәктәп бусагасын беренче тапкыр быел 127 укучы атлап керәчәк. Аларга һәм 40тан артык аз керемле, социаль авыр хәлдәге гаиләдән дип саналган балаларга букчаларны райондагы бар оешма-учреждение коллективлары әзерләгән иде. Биредә шулай ук Хәйруллинның иганәчелек фондыннан да зур ярдәм күрсәтелгән. Әлеге фонд рәисе Ирина Волостнова шәхсән үзе дә, укучыларга котлау сүзләре җиткереп, букчалар тапшырды.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар да игътибар үзәгендә тора. Шул уңайдан 44 балага спорт костюмнары бүләк ителде. Алар исә – «Алексеевскдорстрой» җәмгыяте бүләге.

Тантанага чакырылган балалар өчен чын бәйрәм оештырылды. Алар өчен башта экраннан мультфильм күрсәтелсә, район мәдәният йорты хезмәткәрләре зур булмаган тамаша да әзерләгән иде. Шулай ук укучылар өчен фойеда тәм-том белән чәй эчү дә оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100