news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы хатын-кызлары арасында Сабантуйга сөлге чигү бәйгесе игълан ителде

Әлки районы хатын-кызлары арасында Сабантуйга сөлге чигү бәйгесе игълан ителде
"Әлки хәбәрләре"

Әлки районы хатын-кызлары арасында оста кулларны ачыклау өчен «Сабантуй сөлгесе» бәйгесе игълан ителде. Бу бәйгедә район авылларында яшәүчеләр бик теләп катнаша. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Чигелгән сөлгеләр барысы да Сабантуй бәйрәмендә кулланыла. Бәйрәмне тантаналы ачу вакытында, биюче кызлар кулларына тотып аларны халыкка тәкъдим итәчәк. «Сөлге чигәм» исемле композициядә күрсәтү барышында да шул сөлгеләр була.

«Әлкидә яшәүчеләрнең әлеге конкурста шулай актив катнашуларына без, әлбәттә, бик шат. Чигелгән сөлге көрәш ярышында абсолют батырга, ат чабышында беренче килүчегә, колгага менүчегә һәм башка бәйгеләрдә беренче урынны яулаучыларга тапшырылачак. Конкурста җиңүченең исеме дә бәйрәм барышында, мәйданда әйтелә», - диде мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100