news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында укучы кыз «Рубин» футбол командасында җиңүгә иреште

Әлки районында укучы кыз «Рубин» футбол командасында җиңүгә иреште
Фото: http://alki-rt.ru/

Әлки районы Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге гимназиясенең 5 сыйныф укучысы Элина Сибаева «Рубин» составында Түбән Камада үткән футбол буенча Татарстан Республикасының кышкы беренчелегендә җиңү яулады. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.

Турнирда Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләреннән 9 команда катнашты.

«Финал турнирының нәтиҗәләре буенча безнең кечкенә спортчыбыз Элина да кергән «Рубин» 1 нче урынга чыкты», – диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot