news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы укучылары Россия Герое Раил Габдрахманов белән очрашты

Әлки районы укучылары Россия Герое Раил Габдрахманов белән очрашты
"Әлки хәбәрләре"

Әлки районы Базарлы Матак мәктәбенең югары сыйныф укучылары бөтен илгә каһарманлык кылуда танылган Россия Герое – якташлары Раил Габдрахманов белән чираттагы тапкыр очрашты. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.

Мәктәп директоры Луиза Абдрахманова, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, укытучылар батырлыклар кылган хәрбинең үзен күреп сөйләшүнең укучыларны ватанпәрвәрлек рухында, шул ук вакытта кешелекле итеп тәрбияләүдә бик мөһим булуын ассызыклады.

Россия Герое кайбер сорауларга җавап бирде.

«Әти-әнием белән горурланам. Алар чын күңелдән яхшылык теләп, тормышта юнәлеш күрсәтүчеләр, киңәшләре белән ярдәм итүчеләр, аякка бастыручылар. Тәрбиядә зур өлеш кертүчеләр – укытучыларым. Якыннарым, дусларым... Һәркемнең үз каһарманы. Аны кеше үзенә-үзе билгели. Шуннан чыгып, аның тормыш тарихы языла. Сезгә мин яхшы кешеләрне үрнәк итеп алуыгызны телим», – диде ул.

«Мин сезнең кебек гади кеше. Шулай ук мәктәптә укыдым, спортны яраттым, ярышларда катнаштым... Хәзер исә элеккегечә миңа йөкләнгән бурычларны үтим. Бары тик сезнең игътибар гына артты. Шул мохиттә буталмаска, тәкәбберләнмәскә, кеше булып калырга гына кирәк», – дип җавап бирде ул «герой ул нинди» дигән сорауга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100