news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы мөхтәсибәте Гаилә елы уңаеннан чаңгы ярышлары уздырды

Әлки районы мөхтәсибәте Гаилә елы уңаеннан чаңгы ярышлары уздырды
Фото: http://alki-rt.ru/news/

Әлки районы мөхтәсибәте «Яшь имәннәр» балалар саламәтлеген савыктыру лагеры янында Гаилә елы уңаеннан чаңгы ярышлары уздырды. Кышкы спорт бәйгесенә балалар да, әти-әниләре дә күп килгән иде. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.

«Район мөхтәсибәте «Саф һава – тәнгә дәва» шигаре астында чаңгы ярышлары турниры үткәрә. Ирек хәзрәт Сәлахиев мондый спорт бәйрәмен үткәрүне традициягә кертте. Күрәм: күпләр бирегә гаиләләре белән килгәннәр. Кышкы матур көннәрдән, саф һавадан хозурланып, рәхәтләнеп ярышларда катнашыйк, оештыручылар хәзерләгән аш-сулардан авыз итик», – диде район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов.

Аңа район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев кушылды:

- Бүген без илебездә игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан кышкы спорт бәйрәме үткәрергә ниятләдек. Бәйгедә бер-беребез белән дустанә күрешеп, аралашып, шуннан рәхәтлек алып, катнашырга насыйп булсын. Аллаһы Тәгаләбез биргән һәр көнгә, нигъмәтләренә рәхмәтле булып, изгелекле гамәлләр күбрәк кылып яшәргә омтылыйк. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә күңелле спорт бәйрәмнәре үткәрергә насыйп булсын!

Әлки һәм Спас районнары благочинные Андрей Зиньков та бәйрәмдә катнашты. «Мөхтәсибәт белән безнең дуслыкны спорт тагын да ныгыта төште. Һәркем сәламәт яшәү рәвешенә күчсен иде», – дигән теләген дә җиткерде.

Чаңгы спорты буенча районның баш тренеры Николай Ирдинкин ярышның кагыйдәләре белән таныштырды һәм иң яшь спортчыларны старт биреләсе урынга чакырды.

Менә чаңгы ярышларының нәтиҗәләре дә билгеле булды. Кечкенә сыйныфларда укучылар арасында беренче урынны Алексей Ирдинкин һәм Алина Ермолаева алды. 7-9 сыйныфлар арасында Вячеслав Варламов һәм Анастасия Юманова (барысы да Иске Матактан) беренче булып килде.

60 яшькә кадәргеләр арасында Иске Матактан Анастасия Абасева, Николай Ирдинкин беренчелекне яулады. Өлкәннәр төркемендә Ләлә Билалова (Базарлы Матак) һәм Касым Насыйбуллин (Ташбилге) алтын медаль ияләре булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100