news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы мөселманнарына чаңгы ярышында истәлекле бүләкләр тапшырылды

Әлки районы мөселманнарына чаңгы ярышында истәлекле бүләкләр тапшырылды
"Әлки хәбәрләре"

19 февральдә Әлки районы мөхтәсибәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы мөселман яшьләре арасында чаңгы ярышлары уздырды.

Иң элек чаңгы ярышында катнашучыларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, мөхтәсиб Ирек хәзрәт Сәләхиев сәламләде. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Әлки кешесе, Бөтендөнья конгрессы башкарма комитетының милли мәгариф һәм мәдәният комитеты җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов туган районында шундый бәйге оештыру нияте белән чыккан. Район мөхтәсибәте, спорт мәктәбе ярышны актив ял рухында оештырырга алынган.

Чаңгы юлларында ир-егетләр, хатын-кызлар, балалар үзләренең физик мөмкинлекләрен күрсәтеп, төрле ераклыкка чаңгыда узышты. Иң осталар һәм җитезләргә дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Базарлы Матак мөселман яшьләре спорт бәйрәмендә кайнар чәйләр кайнатып, өчпочмак, күмәчләр белән һәркемне сыйлады.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100