news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы инспекторлары транспорт чаралары йөртүчеләрне Яңа ел белән котлады

Әлки районы ЮХИДИ хезмәткәрләре «Әлки хәбәрләре» газетасы журналистлары белән берлектә юл кичүендә җәяүлеләргә юл бирүче транспорт чаралары йөртүчеләрен Яңа ел белән котлады.

Шул акция кысасында ЮХИДИ Әлки районы буенча бүлегенең юл хәрәкәте иминлегенә өндәүче инспекторы, полиция лейтенанты Антон Советников юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемгә дә юлларда сак булырга кирәклеген искәртте, кагыйдәләр язылган кәгазьләр һәм яктылык кайтаргычлар таратты, Яңа ел белән котлады.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100