news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы Чуаш Борнае авылында хәрби белән очрашу булды

Әлки районы Чуаш Борнае урта гомумбелем бирү мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Данил Леонтьев белән «Дөресен сөйләр чак» дип исемләнгән очрашу булды. Хәрби кыска вакытлы ялга кайткан. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

«Мин Югары Колчурино мәктәбен тәмамладым, 9 нчы сыйныфтан соң авыл хуҗалыгы көллиятендә укуымны дәвам иттем. «Хузангай» җәмгыятендә эшләдем. 2022 елда махсус хәрби операциягә мобилизацияләндем», — дип, үзе турында сөйләде хәрби.

Укучылар махсус хәрби операция үткәрелгән урындагы тормыш турында игътибар белән тыңлады, сорауларын бирде. Укучылар ир-егетнең чакыру кәгазе алганнан соң ниләр кичерүе, хәрбиләрнең көннәре, хезмәтнең ничек үтүе турында кызыксынды. Шулай ук хәрби кыш көне әлеге мәктәп укучыларыннан алган хатларны да алып килгән. Ул укучыларга хат язып, рәсемнәр ясап җибәргәннәре өчен рәхмәтләрен әйтте. «Туган яктан килгән җылы сүзләр күңелне җылыта», — диде ул.

Соңыннан укучылар шигырь-җырларын башкарды, җылы әңгәмәдә катнашуы өчен, Данил Андреевичка рәхмәтләрен әйттеләр һәм аңа тизрәк җиңү белән әйләнеп кайтуын теләделәр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100