Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районы Борискино авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Әлки районы Борискино авылында фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) ачылды. Бу чарада үзебездән һәм тирә-күршедәге Садиково, Иске Әнҗерә авыл кешеләре җыелды һәм мактаулы кунаклар булды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов Борискино авылы кешеләрен мөһим вакыйга – яңа ФАП ачылу белән котлады.
«Хәзер сезгә өегез янында гына, уңайлыклар булдырылган бинада медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Хастаханәгә сәламәтлек буенча барысы да тәртиптәме икәнлеген белү өчен генә килергә булсын», – диде ул.
Аннары Базарлы Матакның район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Игорь Леонтьев чыгыш ясады.
«Авыл кешеләренең сәламәтлеген кайгыртучы медицина хезмәткәрләренә зур бәя бирәсе килә. Мөмкинлектән файдаланып, һөнәренә тугрылыклы булганы һәм күп еллар эшләве өчен, шәфкать туташы Татьяна Красновага аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез», – диде ул, хезмәткәргә Мактау грамотасы тапшырып.
Авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина да, авыл кешеләре каршында чыгыш ясап, хәзер медицина хезмәтләрен кабул итү ничек уңайлы булачагын ассызыклады.
Аннары чарада катнашкан җитәкчеләр тарафыннан ал тасма киселде һәм җыелган халык бина эченә үтте. Анда шәфкать туташы эше өчен бар нәрсә дә бар. Кабул итү бүлмәсендә ЭКГ җайланмасы, сабыйларны карау өчен өстәл, уңайлы үлчәү урнаштырылган, дәвалау өчен, аерым бүлмә каралган, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен җайлаштырылган бәдрәф әзерләнгән.
Экскурсия тәмамлангач, авыл мәктәбендә озак еллар эшләгән Маргарита Смышляева да бу төзелешкә өлеше булганнарга рәхмәтен әйтте.
Тантана авылларында заманча медицина пункты булудан канәгать калган авыл кешеләренең рәхмәт сүзләрен җиткерүе белән төгәлләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз