news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы Базарлы Матак гимназиясендә Дәрдемәндне искә алганнар

Әлки районы Базарлы Матак гимназиясендә Дәрдемәндне искә алганнар
Фото: Флюра Абдуллина

Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә Дәрдемәнд истәлегенә кичә оештырылган.

«Гимназия директоры Фәридә Яруллина җитәкчелегендәге педагогик коллективы Казаннан килгән кунакларны каршы алды. Укучылар шагыйрь Нәби Дәүли белән бәйле яңа экспонатлар белән таныштырды. Гимназия эчендә Нәби Дәүли урамы булдырылган. Шунда каләм иясенең экспозициясе бар. Гимназиянең актлар залында Дәрдемәндкә багышланган фильмнар күрсәтелде. Әлки районы мәктәп-гимназияләрендә белем алучы укучылар, китапханәчеләр, укытучылар Дәрдемәнд шигырьләрен сөйләде», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Мәгълүм булганча, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә сәүдәгәр, меценат, алтын приискалары хуҗасы булган Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) шигырьләрен сөйләүчеләр арасында конкурс уздырылган иде. «Бәйгедә Россия буенча иң күп катнашучы Татарстанның Әлки районы булды. Алардан 15 гариза килде. 11 укучы Дәрдемәнд шигырьләрен яттан сөйләде», - диде ул.

«Дәрдемәнд истәлегенә уздырылган кичәдә Дәрдемәнд конкурсында урын алган укучыларга дипломнар, «Шәхесләр» портретлары белән нәшер ителгән календарьләр, блокнотлар бүләк ителде. Әле яңа гына Татар мәдәнияте үзәге «Безнең кавем» китабының икенче басмасын нәшер иткән иде. Басмага кергән мәкалә авторларына «Безнең кавем»китабы тапшырылды», - диде Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

Аның әйтүенчә, кичәдә татар халык җырларын башкарганнар. «Халык яратып караган драматург Туфан Миннуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»спектакленнән өзек күрсәтелде. Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучылары һәр ярышта сынатмый, призлы урыннар яулый», - дип тә өстәде ул.

Флюра Абдуллина Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиеваның сәламнәрен җиткергән. Гимназия директоры Фәридә Яруллинага Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсенең Рәхмәт хатын тапшырган. Әлки районы үзәк китапханәсенең бүлек мөдире Алсу Низамова ЮНЕСКО Дөнья мәдәнияте институтының Дипломы белән бүләкләнгән.

«Чарада катнашкан техник фәннәр кандидаты, Казан аграр университетының китапханә мөдире Илнур Гайфуллин Ургәагар урта мәктәбен тәмамлавын әйтте, күңел хатирәләрен яңартты, Казан дәүләт аграр университеты белән таныштырды. Илнур Хәмзә улы һәрдаим Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге уздырган чараларда актив катнаша. Конкурсларның жюри рәисләреннән, Әлки районы «Якташлык» җәмгыятенең иң актив әгъзасы да. Залда класс җитәкчесе, абруйлы укытучы Зилә Сафиуллина да бар иде», - диде Флюра Абдуллина.

Әлки районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Сурия Вәлиева Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе, Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиевага, гимназия коллективына яшь буын вәкилләрен тәрбияли торган чараларны оештырулары өчен рәхмәтен белдергән. Чара Габдулла Тукайның «Туган тел»җырын берлектә башкару белән төгәлләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100