Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районы Базарлы Матак буасында аккошны ятьмәдән коткарганнар
Әлки районы Базарлы Матактагы буада үтеп баручылар бер аккошның, браконьерлар салган ауга эләгеп, тыпырчынганын күреп алалар. Бу турыда балыкчылар өчен төрле кирәк-яраклар сату белән шөгыльләнүче Владимир Ивановка хәбәр иткәннәр. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.
Владимир Иванов исә аккошны әлеге тозактан тизрәк коткару чарасына керешә. Ул яхшы танышы, район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куючы, табигатьне бик тә яратучы полиция хезмәткәре Сергей Самаркинга мөрәҗәгать итә.
Сергей Самаркин ялда була. Өендә зур ремонт эшләре кузгалткан чагы. Шуңа карамастан, бер танышыннан көймә алып, тизрәк буага ашыга ул.
Зур аккош, балык ятьмәләренә чәбәләнеп, бөтенләй хәлсезләнгән, тагын берәр сәгать килми торсаң, ул үләргә дә мөмкин булган. Ә янәшәдә, түземсезлек белән ярдәм көтеп, аккошның икенче пары йөзеп йөргән.
Сергей Самаркин, аккошны ятьмә тозагыннан азат итеп, иреккә җибәргән. Ә рөхсәтсез салынган ауны җыеп алган.
Владимир Иванов безгә Сергей Самаркин турында бик җылы сүзләр сөйләде. Полиция хезмәткәре табигатьне, андагы тереклекне шулкадәр нык ярата икән. Ул хәтта, балыкка барса да, тоткан бер табышын суга кире җибәрә икән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз