news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы башлыгы хәрбиләргә квадрокоптер тапшырды

Әлки районы башлыгы хәрбиләргә квадрокоптер тапшырды
Фото: http://alki-rt.ru

Әлки районы башлыгы Александр Никошин, махсус хәрби операциядә катнашучы Базарлы Матак егете Сергей Миронов аша район хәрбиләренә квадрокоптер тапшырды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Азат Низамиев яза.

Әлеге кыйммәтле техник җиһаз район халкы акчасына һәм якташлары Фоат Вәлиев ярдәме белән сатып алынды. Сергей Миронов кыска вакытлы ялга кайткан. Ул контракт нигезендә хезмәт итә. Фронтта инде ул ике ел да алты ай дәвамында.

«Безнең хәрбиләр җиңүләргә ирешеп алга бара. Җиңү безнең якта булыр. Әлеге бүләк безнең бурычларны үтәгәндә ярдәм итәчәк. Барыгызга да зур рәхмәт», - диде Сергей Миронов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100