Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районы башлыгы кубогына бадминтон ярышлары Алинә Кабаевага багышланган
Әлки районы Базарлы Матакның «Алинә» универсаль спорт залында бадминтон буенча яшүсмерләр арасында «Әлки районы башлыгы кубогы»на төбәкара ярышлар үтте. Әлеге турнир якташыбыз-легендар гимназчы, күп тапкырлар Олимпия чемпионы Алинә Кабаевага багышланды, дип яза «Әлки хәбәрләре» .
Ярышларда Татарстанның шәһәр-районнарыннан иң көчле ике йөздән артык яшь спортчылары катнашты.
«Соңгы елларда бадминтон спорты үсеше өчен республикада күп эшләр башкарыла. Безнең Әлки районында да бадминтон белән шөгелләнүчеләр артты.Тренер Максим Муштаков тәрбияләгән укучылар Татарстан, Россия күләмендә уздырылган бәйгеләрдә зур җиңүләргә ирешә. Ярышларга килгән командаларга, тренерларга рәхмәтләремне белдерәм. Сезгә уңышлы чыгышлар телим»,- диде район башлыгы Александр Никошин.
«Бу ярышлар нәтиҗәсе буенча без Россия күләмендә уздырыла торган чимпионатта катнашырга команда туплыйбыз. Әлки районы җитәкчелегенә исә, шундый дәрәҗәле турнир оештырганнары өчен бадминтон Федерациясе исеменнән олы рәхмәтләремне җиткерәм», - диде ТР Бадминтон федерациясенең башкарма директоры Ленар Шакиров.
Зур ярышларны үткәргәндә аның чыгымнары да күләмле була. Районга бу турнирны үткәрүдә «Стройгазхолдинг» җәмгыяте директоры Фәрһәт Фазуллин, аның урынбасары Әмир Хәбибуллин зур ярдәм күрсәткән. Алар җиңүчеләрне бүләкләүләргә акчалата булышлык күрсәтүгә өстәп Әлки бадминтон командасын спорт киемнәре белән тулысынча тәэмин иткән.
Ярышлар берьюлы 12 кортта барды. җиңүчеләр исемлеге белән монда танышырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз