news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы башлыгы Александр Никошин ифтар үткәрде

Әлки районы башлыгы Александр Никошин ифтар үткәрде
Фото: http://alki-rt.ru

Әлки районы башлыгы Александр Никошин исеменнән ифтар үткәрелде. Ул 120дән артык мөселман катнашында узды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.

Кунаклар татарлар яшәгән һәр авылдан диярлек чакырылган иде. Шулай ук Базарлы Матакның дурт мәчетенә йөрүчеләр, өлкән яшьтәге мөселманнар чакырулы иде. Бу әлегә кадәр районда узган иң куп кеше катнашкан авыз ачу мәҗлесе булды.

«Актай» мәчете имамы Әсхәт хәзрәт Шарапов иң элек бу бик саваплы мәҗлесне оештыручы Александр Никошинга (ул ифтарда үзе дә катнашты) рәхмәт белдерде, аңа җаваплы хезмәтендә уңышлар, гаиләсенә тыныч, имин тормыш теләде. Әсхәт хәзрәт иң элек мөселманнар көтеп алган изге Рамазан ае белән барлык кунакларны котлады. Рамазан аеның бәрәкәтле һәм хәерле үтүен теләде.

«Безнең чакыруларны кабул итеп әлеге мәҗлескә районның төрле авылларыннан килгән имамнарга, мәчетләргә йөрүче ит-атларга олуг рәхмәтләребезне Риткерәбез. Рамазан ае безне киләчәктә дә бердәм булып, игелекле гамәлләр кылырга өндәсен. Рамазан ае башлануга районда ифтарлар үткәрелә башлады. Күмәк авыз ачуларны оештыручыларга Аллаһы Тәгалә савабын бирсен, тоткан уразаларыбыз кабул булсын», – диде ифтар мәҗлесендә катнашучыларны сәламләп район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов.

«Район җитәкчесе Александр Федоровичка бүген оештырган бик күркәм мәҗлесе өчен олуг рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аңа алга таба да шулай сәләтле җитәкче булып, уңышлы хезмәт нәтиҗәләренә ирешүен телибез. Дәүләтебезгә исә тизрәк сугыш әфәтләреннән котылып, тынычлыкта яшәргә насыйп булсын», - диде Шәүкәт мәчете имамы Рафаэль хәзрәт Гыйльметдинов.

100 еллык тарихы булган Ургәгар мәчете имамы Илшат хәзрәт Фәхриев, яшь мөселман егетләре исеменнән Ленсур Шакиров, өлкәннәр исеменнән Каюм Фәсахов табын артында чыгыш ясады, изге теләкләрен җиткерде.

Авыз ачу вакыты җиткәч, һәр кунак су эчте, хөрмәдән авыз иттеләр һәм күмәк намазга бастылар. Аннан табын артында мул ризыклардан иркенләп сыйланып, аралашып утырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100