Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районы башлыгы 100 яшьлек райондашларын Өлкәннәр көне белән котлады
Әлки районы башлыгы Александр Никошин, Чуаш Борнаенда яшәүче, ноябрь аенда 101 яшен тутырачак Татьяна Андрееваның һәм аннан 3 кенә айга кечерәк Карга авылының өлкән буыны вәкиле Миңнегөл апа Гафиятуллинаның, 101 яшлек Хафиз Фәхретдиновның (Түбән Әлки) хәлен белде. Ул аларны бәйрәм белән котлады, ТР Рәисе һәм район исеменнән бүләкләр тапшырды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.
«Әле ярый сез бар, яшь буынга үрнәк күрсәтердәй, яшәргә өйрәтердәй кадерле апаларыбыз. Сау-сәламәт булыгыз. Безне, якыннарыгызны, онык-оныкчыкларыгызны шатландырып гомер итегез», – диде ул әлеге ак күңелле, күпне күргән хөрмәтле райондашларына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз